ПОИСК

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый 2026-09-08 15:00:50

12 сентябрьдән Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Сәүдә эшләре атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта 27 декабрьгә кадәр оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Авыл халкы өчен көзге ярминкәләр – ул арадашчылардан башка турыдан-туры базарга чыгу, шәһәр халкы өчен әле генә түтәлдән өзеп алынган хуш исле авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге. Бу һәр кеше сатып ала алырлык сыйфатлы азык-төлек дигән сүз. Безнең бурыч үзгәрешсез кала: командабыз товар сату, сәүдә итү өчен уңайлы шартлар тудыру белән шөгыльләнә. Икмәктән олы булырга ярамый, авыл халкын хөрмәтлик», – диде Казан мэры Илсур Метшин һәм район администрацияләре башлыкларына ярминкәләрне тиешле дәрәҗәдә оештырырга кушты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр, узган еллардагы кебек үк, ваклап сату бәясеннән уртача 10 процентка түбәнрәк булачак, диелә хәбәрдә.

Похожие материалы

Статьи

Губернатор Евгений Солнцев: Стратегия развития Оренбуржья до 2036 года предусматривает масштабное обновление системы образования
Дикие гости: в казанском ЖК лисы разгуливают по детским площадкам - видео
В Туле продолжают развивать образовательную инфраструктуру: новую школу построят к 2027 году
Соло, дуэты и хор – для первого мюзикла «Мастеровых» создали десяток композиций
Путин признал проблемы с выловом лосося в России

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.