Телевизор караучылар белән интернетта утыручылар саны тигезләшкән 2026-03-18 09:37:09
«Җәмәгатьчелек фикере» фонды уздырган сораштыру мәгълүматларына караганда, быел март аенда халыкның 47 проценты гына яңалыкларны телевизордан карау-ишетүгә өстенлек биргән.
2010 елда бу күрсәткеч 87 процентка җиткән булган. Шул ук вакытта телевидение көнкүрештә тоткан югары урынын саклап кала: сораштыруда катнашучыларның 44 проценты аны көн саен диярлек карый. 2008 елда мондыйлар саны 72 процент тәшкил иткән. Ә инде аны гомумән карамаучылар өлеше 29 процентка җиткән.
Интернет, яңалык чыганагы буларак, телевидение белән акрынлап тигезләшә: сораштыруда катнашучыларның 44 проценты – яңалыклар сайтларыннан, 31 проценты социаль челтәр һәм мессенджерлардан файдалануын әйткән. Тагын 11 проценты өчен интернет – шәхси аралашу урыны.
Яшь төркемнәренә килгәндә, 18–20 яшьлекләрнең 16 проценты гына телевидениене сайлый, 60 тан өлкәнрәкләр арасында бу күрсәткеч 82 процентка җиткән. Ышану дәрәҗәсе дә аерыла: респондентларның 31 проценты – телевизорга, 23 проценты – яңалыклар сайтларына, 16 проценты социаль челтәрләр һәм мессенджерларга ышана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Похожие материалы
Белгеч отпуск вакытында торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарны киметү мөмкинлеген әйтте 2026-03-18 09:37:092026-03-18 09:37:09
16.03.2026 03:50
