ПОИСК

Татарстанда хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең утынга чыгымнары өчен компенсация түләнәчәк 2026-08-21 23:54:18

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының утынга чыгымнарының 50 процентын компенсацияли башларга җыеналар.

ТР Министрлар Кабинетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документта әлеге ярдәм чарасы үзәк җылыту системасына тоташтырылмаган яисә газ һәм электр җылыту җайланмалары булмаган йортларда яшәүчеләргә кагылачагы әйтелә. Компенсация бер хуҗалыкка елына 10 кубометрга кадәр күләмдә сатып алынган утын өчен түләнәчәк.

Хәрбиләрнең туганнарына хәрби хезмәткәр яки ирекле сугышчы һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта гына түгел, ә ул хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң СВОда алган җәрәхәтләре яисә авырулары нәтиҗәсендә вафат булган очракта да компенсация түләнә. Компенсация гариза бирүченең соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары булмаган очракта бирелә.

Компенсацияне түләү яки түләмәү турындагы карарны гариза бирүченең яшәү урыны буенча урнашкан Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләре кабул итәчәк.

Ярдәмне 2026 елның 1 декабреннән бирә башларга җыеналар.

Похожие материалы

Статьи

Анну Семенович попросили покинуть ресторан в Венеции
Бензин в Польше показал рекордный рост цен с 2022 года
Роналду забил первый мяч после свадьбы в Саудовской Аравии
Участники из Татарстана завоевали победу на конкурсе «Читаем всей семьей»
Tesla отзывает с рынка КНР 3 млн электрокаров из-за цвета дверных ручек

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.