ПОИСК

Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмәсендә булды 2026-08-21 23:47:56

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында узган «Дрон Экспо 2026» халыкара күргәзмәсендә катнашты.

«Дрон Экспо» – пилотсыз авиация системалары, аппаратлар һәм аларның комплектлаучы детальләре өлкәсендә төп чара. Күргәзмә тармакны үстерүгә ярдәм итүгә, тармак эчендәге һәм тармакара элемтәләрне ныгытуга, шулай ук уйлап табучылар, җитештерүчеләр һәм инвесторларның үзара хезмәттәшлеге өчен нәтиҗәле мәйданчык булдыруга юнәлтелгән.

Татарстан Рәисе күргәзмә экспозициясе белән танышты һәм пилотсыз авиация системалары өлкәсендәге яңа эшләнмәләргә бәя бирде. Быел күргәзмә 20 илдән 200дән артык экспонентны берләштерде: алар арасында җитештерүчеләр, уйлап табучылар, инженерлык компанияләре, интеграторлар, шулай ук фәнни һәм тармак оешмалары бар.

Шулай ук күргәзмәдә яңа платформалар, навигация системалары, сенсорлар, ясалма интеллект нигезендәге чишелешләр һәм башка технологияләр тәкъдим ителде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Статьи

Анну Семенович попросили покинуть ресторан в Венеции
Бензин в Польше показал рекордный рост цен с 2022 года
Роналду забил первый мяч после свадьбы в Саудовской Аравии
Участники из Татарстана завоевали победу на конкурсе «Читаем всей семьей»
Tesla отзывает с рынка КНР 3 млн электрокаров из-за цвета дверных ручек

Contact

Email : abikenovazamat256@gmail.com

Среди множества новостных источников, которые шумят и мелькают, словно городская суета, Dala Info – Степные новости выступает как свежий ветер, проникающий из бескрайних степей. Этот новостной сайт не только приносит актуальные события, но и вносит в наш информационный мир долю свободы и природной простоты.